Бәхет сатылмый ул

Һәркемнең үз өлеше.
Булмый беркемне гаепләп,
Өлешеңә — көмешең.

Бәхет сатылмый бер җирдә,
Бәхетне Ходай бирә.
Тугач та аны фәрештәләр
Җилкәңә кит(е)реп элә.

Бик тә авыр яшәүләре,
Бәхетнең күрке үтсә.
Бәхет гөлең урынына
Шаулап кычыткан үссә.

Бәхет сатылмый бер җирдә,
Бәхетне Ходай бирә.
Тугач та аны фәрештәләр
Җилкәңә кит(е)реп элә.

Булмый ул бер кире килсә,
Булмый, бәхет булмаса.
Карыйм дигән агачыңа
Бәхет кошы кунмаса.

Бәхет сатылмый бер җирдә,
Бәхетне Ходай бирә.
Тугач та аны фәрештәләр
Җилкәңә кит(е)реп элә.

Оставьте комментарий