Безнең сөю (Гашыйклар җыры)

Кичке җиләс һава,
Зәңгәр эңгер-меңгер.
Ике гашыйк ярда:
Алар синдер-миндер.
Кулларың кулларда,
Уйларың кайларда?
Нигә әле, нигә
Моңсу җанкайларда?

Безнең күңел (беренче вариант)

Безнең күңел нигә моңлы икән,
Безнең күңел ничә кыллы икән? —
Онтыласы иде тын калып.
Гарасатка кереп югалмыйча,
Гөнаһларга гына уралмыйча,
Бәхет йөрсә икән юл ярып.

Безне сөю бәйләде

Тормыш сукмаклары бормалы, 
Барыр юллар озын алда әле. 
Синең белән парлап узарга 
Минем өмет һаман бар әле. 

Без үтәбез көзге сукмаклардан

Без үтәбез көзге сукмаклардан,
Җирдә — томан, күктә — болытлар.
Бәхет микән, бәхетсезлек микән
Синең белән үткән минуттар?

Без сезгә кирәк әле

Күкрәкләрдә янар йөрәкләр бар,
Йөрәкләрдә — якты моңнар бар.
Бер-беребезне яктылыкка күмеп,
Бергә үтәр моңлы юллар бар.