Без үтәбез көзге сукмаклардан

Без үтәбез көзге сукмаклардан,
Җирдә — томан, күктә — болытлар.
Бәхет микән, бәхетсезлек микән
Синең белән үткән минуттар?

Син янымда — күңелемдә мең яз,
Көлә бәхет миңа һәр яктан.
Бәхет булгач, бәхетсезлек бардыр —
Алар йөри берүк сукмаҡтан.

/1963/

Оставьте комментарий