Болытлар агар инде
Кышларымда узып бара,
Тагы бер язым җитә.
Көтүләрем бушка булгач,
Гомерем синсез үтә.
Кышларымда узып бара,
Тагы бер язым җитә.
Көтүләрем бушка булгач,
Гомерем синсез үтә.
Кояш чыгу белән мени
Җанда болытлар булгач.
Ярың булу белән мени
Күңелең тулы зар булгач.
Болыннарда икәү йөргән идек,
Җәйге алсу таңнар атканда.
Яшьлек мәхәббәтемне белдереп
Язган идем сиңа хатлар да.
Иделкәйдә синең туып үскән илең,
Идел-әнкәң бүләк иткән буен-сынын.
Һич оныта алмыйм сылу йөзләреңне,
Идел таңы сибеп тора көләч нурын.
Бозлар эри, сулар ага
Юып кышкы эзләрне
Әллә чынлап әйттең микән
Сөям дигән сүзләрне
Гомеркәем — моң чишмәсе,
Юлларын тапса иде.
Сагышларым, ярсуларым,
Су булып акса иде.
Аклы ситса күлмәгемне
Бер генә кигән идем;
Тик торганчы бер эш булсын
Дип кенә сөйгән идем.
Яз сандугачлар кайткач, гөлләр дә чәчәк аткач,
Сагынып көтәм иркәм гелән сине.
Язгы нурдайдай булып, назлы моңнарын алып,
Яннарыма сылу килче, кил инде.
Синең яннарыңа гына
Очып барасым килә.
Синең күзләреңне генә
Һәрчак күрәсем килә.
Бирче, сөеклем, кулың, гомерлек олы юлга.
Әйдә үтик тормыш юлын, бергәләп.
Үткәннәр үкенечле, сагышлы, көенечле.
Эрнетмәсен үзәгеңне өзгәләп.