Башын иеп тора өч нарат

Яшьлегемдәй яшел ул болын,
Һаман яши минем уемда.
Без өч малай айлы төннәрдә,
Атлар көттек елга буенда.
Яшь наратлар үскән болында.

Балтачым — туган ягым

Балтач болынында уйнап үстем,
Тәмле чишмә суларын эчтем.
Кая гына барып йөрсәм дә мин,
Туган ягым исемә төште.

Болыннарда икәү йөргән идек

Болыннарда икәү йөргән идек,
Җәйге алсу таңнар атканда.
Яшьлек мәхәббәтемне белдереп
Язган идем сиңа хатлар да.