Бирче, сөеклем, кулың, гомерлек олы юлга.
Әйдә үтик тормыш юлын, бергәләп.
Үткәннәр үкенечле, сагышлы, көенечле.
Эрнетмәсен үзәгеңне өзгәләп.
Яннарыма син килсәң, емаеп назлап сөйсәң,
Күңел ярсый-ашкына йолдызларга.
Очаек нурлар булып, йолдызларга юл алып,
Мәхәббәтне канат итеп таңнарда.