Бик сагындым (беренче вариант)

Бик сагындым уйчан күзләреңне,
Минем өчен алар бер генә;
Белмим, тагын кем бар икән җирдә
Төшенүче алар серенә.

Бик күрәсем килә

Торсам иртән, уйларымда йөртәм,
Ятсам — төшләремә керәсең.
Бик сагындым, иркәм, нишлим икән,
Бик күрәсем килә, күрәсем.

Бибкәй матур (өченче вариант)

Су алырга барсаң бар иртәрәк
Соңга калсаң, сулар ла болгана.
Бибкәем, аерылам ла
Күпкә түгел, күпкә түгел,
Күпкә түгел, хәзергә.
Шушы көннән үлгәнчегә
Бибкәй туйган без бергә.
Шушы көннән үлгәнчегә
Бибкәй туйган без бергә.