Болыт

Кояш чыгу белән мени
Җанда болытлар булгач.
Ярың булу белән мени
Күңелең тулы зар булгач.

Болыт өсләрендә болыт
Яуды ни, яумады ни.
Үкенерлек ярлар түгел,
Калды ни, калмады ни.

Болыт өсләрендә болыт,
Явармы, яумас микән?
Үзебезгә насыйп ярлар
Язармы, язмас микән?

Болыт өсләрендә болыт,
Яуса ни, яумаса ни.
Яр булып та, пар булмаса
Язса ни, язмаса ни.

Болытлар китәр әле,
Явымнар үтәр әле.
Кешеләргә насыйп ярлар
Безгә дә җитәр әле.

Болытның китүләре,
Әй, бәхет көтүләре.
Көтүләре — бер хәл, их, жәл
Гомернең үтүләре!

Оставьте комментарий