Акчарлаклы күл

Пар чиләкләреңне чайкый — чайкый
Акчарлаклы күлдән су алдың.
Акчарлаклы күлдән су алганда
Нигә генә сиңа күз салдым.
Нигә генә сиңа күз салдым.

Көмеш күлнең җитсез акчарлагы
Оча дулкыннарга кагылып.
Миңа салган утлы күз карашың
Калды йөрәгемдә чагылып.
Калды йөрәгемдә чагылып.

Акчарлаклы күлдән сулар алгач
Син генә шул минем уемда.
Язмышыма сөю кошы булып,
Очып килдеңме күл буена.
Очып килдеңме күл буена.

Оставьте комментарий