Ат кирәк безгә!

Уйнадык без, күп уйнадык
Уенчык атлар белән.
Хәзер инде уйнар идек
Тере, чын атлар белән.

Ат кирәк безгә, ат кирәк,
Безгә чын атлар кирәк.
Атка атланып чапсак без
Үсәр идек тизерәк.

Җөй көне ат чабыштырып
Уйнар идек болында.
Кирәк безгә ат янына
Кеп-кечкенә колын да.

Ат кирәк безгә, ат кирәк,
Безгә чын атлар кирәк.
Атка атланып чапсак без
Үсәр идек тизерәк.

Сыйпап-сыйпап сөяр идек
Колыннарның ялыннан.
Чын дуслары булыр идек,
Китмәс идек яныннан.

Ат кирәк безгә, ат кирәк,
Безгә чын атлар кирәк.
Атка атланып чапсак без
Үсәр идек тизерәк.

Оставьте комментарий