Ак болытлар (дүртенче вариант)

Баш очыннан ак болытлар ага,
Ак болытлар — безнең балачак.
Балачакка кеше кулы җитми,
Ул мәңгегә ап-ак калачак,
Ак болытлар — безнең балачак.

Җиләк җыя әнкәй болында (икенче вариант)

Ак яулыгын уңай (каерып) бәйләп,
Пешкәннәрен генә сайлап,
Җиләк җыя әнкәй болында.
Чиләге дә матурырак
Җиләге дә алсуырак
Күренә бит аның кулында.

Язлар алда

Көзге җилләр яфракларны өзә,
Яшьлек язы калды еракта.
Хәлләр хәтәр, күрәчәктер инде,
Утлы яра сызлый йөрәктә.

Язмышны узып булмый

Кайчан гына ике йөрәк
Гел бергә тибә инде.
Парлар булып бер ямь булып
Якты нур сибә инде.

Ярап булмый хатынга

Тәмәкене тартмадым,
Эчә идем — ташладым.
Эшемнән дә вакытында
Өйгә кайта башладым,
Һай, шулай да эш харап:
Хатынга булмый ярап.

Яшьлекләрнең әле иртәсе

Тыннарыбыз иркен, күңелләр көр,
Тормышыбыз шөкер итерлек.
Хыял канатыбыз көләч җәя —
Кыйтгаларны очып үтәрлек!

Яшәп калыйк язларда

Язлар аша тоя күңел
Гүзәллеген дөньяның.
Тыңлап туймас тавышлары,
Сайрап тора кошлары.

Яз яшәтә, яз яшәртә,
Яз күңелгә ямь бирә.
Язда булган бергә чаклар
Онытылмас мәңгегә.

Яңа йорт

Яңа йортның нигезендә
Талир тәңкәләр салдык.
Ташып торсын мында муллык,
Бәхет, татулык, саулык.
Яңа йортлар котлы булсын,
Табыннары мул булсын.
Дус-туганга, җыр-моңнарга
Урын иң түрдән булсын!