Җомга азаны

Булды инде замананың
Юлдан язганы.
Казан иңләп оча таңда
Җомга азаны.

Канат итеп җәя Казан
Яшел әләмен.
Иман гына нурландыра
Күңел галәмен.

Замананың язмышларны
Кабат язганы;
Илгә-көнгә бәхет юрый
Җомга азаны.

Оставьте комментарий