Яшьлекләрнең әле иртәсе

Тыннарыбыз иркен, күңелләр көр,

Тормышыбыз шөкер итерлек.
Хыял канатыбыз көләч җәя —
Кыйтгаларны очып үтәрлек!

Гомерләрнең иң-иң гүзәл чагы,
Яшьлекләрнең әле иртәсе.
Максатларга әле ирешәсе,
Хыялларны чынлы итәсе!

Уйларыбыз уртак, адымнар нык,
Алга әйди куйган максатлар.
Күкрәкләргә сыймый, илһамланып,
Ургылалар безнең шатлыклар.

Гомерләрнең иң-иң гүзәл чагы,
Яшьлекләрнең әле иртәсе.
Максатларга әле ирешәсе,
Хыялларны чынлы итәсе!

Бәхет икән яшьлек таңнарыңның
Һәр көн шулай тыныч атуы.
Еллар үткәндә дә йөрәкләрнең
Басылмасын иде ярсуы!

Гомерләрнең иң-иң гүзәл чагы,
Яшьлекләрнең әле иртәсе.
Максатларга әле ирешәсе,
Хыялларны чынлы итәсе!

Оставьте комментарий