Туган көн (җиденче вариант)

Умырзая кар астыннан чыгып,
Буен суза язгы кояшка.
Шул чәчәктәй үзең җирне бизә,
Бәхет булсын сиңа юлдашка.

Лирик табын җыры

Бөек бәйрәм таңында
Яндыр, күгем, тагын да
Яктырак йолдызыңны!
Чакыр, илем, табынга
Батырлыкта танылган
Улыңны һәм кызыңны,
Улыңны һәм кызыңны!

Авылымда каз өмәсе

Каз йолкалар кызлар, алар өчен
Коймак пешә hәрбер ызбада.
Егетләрнең күзе төшмиме соң,
Егетләрнең күзе төшмиме соң
Каз йолкырга килгән кызларга!

Шәфкать туташына

Кар кызыдай килдең,
Төшләремә кердең,
Коткаручым булып нигәдер.
Елмай әле тагын,
Дөньяның шат чагын
Минем дә күрәсем килә бер.

Җылы яңгыр (беренче вариант)

Төшләремә җылы яңгыр керә, керә,
Бәхеткәме аны юрыйсы, юрыйсы?
Агыйделдә калдың яңгыр белән,
Кулларымда кулың җылысы, җылысы.
Кулларымда кулың җылысы, җылысы.

Җырламагыз әле, әй, шул җырны

Җырламагыз әле, әй, шул җырны,
Өзелә лә өзлә үзәгем.
Мөлдерәмә инде күңелләрем,
Авырлыклар белән түзәрмен.

Җырланмаган әле безнең җыр

Хуш исләрен гөлләр сипкәндә,
Тәрәзәмне җилләр чирткәндә,
Карамадың нигә әйләнеп
Яннарымнан үтеп киткәндә?

Җырым дәва булсын

Кемнәр килә җиргә, кемнәр китә…
Кемнәр китә җирдән, кем кала.
Киткәннәрне сагынып өзеләбез,
Калганнарга авыр булса да.