Зәңгәр яулык

Бәйләп үтче зәңгәр яулыгыңны,
Карап калыйм күзең талганчы.
Күңелләрне моңнар биләгәнче,
Йөрәгеңне ялкын алганчы.

Зәңгәр чәчкәләр

Зәңгәр чәчкәләрне мин өзмәдем,
Алсу асылларын эзләдем.
Сүзләрем бар, сиңа бер сөйләрмен,
Сиңа бер сөйләми түзмәмен.

Зәйтүнәм

Мин бит сине, мин бит сине
Һаман яратам.
Тавышыңны былбылларга
Мин бит охшатам.
Мин дә җырлыйм, мин дә сайрыйм,
Сиңа кушылып,
Күңелеңә кереп кунып,
Сайрар кош булып.

Гашыйклар тавында

Ниндидер моңнар бар,
Ниндидер шомнар бар
Каеннар, имәннәр шавында,
Онытыйк шомнарны,
Каршылыйк таңнарны
Бергәләп Гашыйклар тавында.