Исемдә

Беренче кат сөю дәрте белән
Елмайганың минем исемдә.
Күзләреңә карап: «Сөям», — дигәч.
Оялганың минем исемдә.

Өметләрем кинәт юкка чыккач,
Йөрәк әрнеп, газап эчендә,
Төннәр буе күзгә йокы керми
Сызланганым минем исемдә.

Үтте инде ул көн, хәзер бар да
Күргән кебек бары төшемдә.
Яндырса га сөю, туйдырса да,
Туйдырмый икән, шунысы исемдә.

Оставьте комментарий