Күзләрең — сирень төсе
Сирень сәйләне көела,
Күк йөзенең яшедәй.
Йолдыз-йолдыз күгең елар
Күзләреңне яшермә.
Сирень сәйләне көела,
Күк йөзенең яшедәй.
Йолдыз-йолдыз күгең елар
Күзләреңне яшермә.
Дим ярында моңсу гына
Үсә куштирәккәем.
Куштирәк янында көтә
Сине яшь йөрәккәем.
Көтмәгәндә килеп син кушылдың
Күңелемдәге моңлы җырларыма.
Синең белән җырым әверелде
Болындагы чәчкә чыңнарына.
Еллар шавы баса алмый
Соңгы звонок тавышын,
Һәр көн сине күрә алу
Бәхет иде, классташым.
Синең белән аерылганнан бирле
Телим гөлгә бүтән үрелмәскә, —
Безне таныштырган алсу гөлчәчәкләр
Кичермәсләр төсле, кичермәсләр.
Китмә, сөю, китмә күңелемнән,
Ялгызлыкка мине ташлама.
Күрәсеңме, язның назлавына
Пар тургайлар ничек шатлана.
Сөйләшеп сүзләр дә бетмәгән,
Җырлыйсы җырлар да бар әле,
Китмә син үпкәләп, китмә син,
Янымда мәңгегә кал әле!
Ак кэр ява, ап-ак сагыш ява,
Йөрәгемә кунып кар яна.
Ник без аерым? Ярыбызны эзләп
Килдек бит без якты дөньяга.
Канатлар да каерылмасын,
Йөрәкләр дә аерылмасын,
Кара кашлар китмә, китмә.
Ул бит синең яшьлек таның,
Өзелеп сөгән тәүге ярың,
Боектырма, ялгыз итмә.
Камышлы күл буйлап аккош йөзә уйнап,
Тибрәлдерә көмеш күл өстен.
Төнлә төнбоеклар йомылып йоклыйлар,
Һавада кысса да ай күзен.