Буген әни бәйрәме

Иртүк торып битен юган,
Кем уяткан Ләйләне?
Уятмаган, үзе торган —
Буген әни бәйрәме.
Пәрдәләрне ачып куйды,
Көн кояшлы, әй, ямьле!
Якты булсын, балкып торсын —
Бүгән әни бәйрәме.

Күңелем язлар көтә

Кайсы язның ярсу елгалары
Ярсыттылар минем йөрәкне,
Кайсы таңнын сайрар сандугачы
Сагыну җырын миңа өйрәтте?

Диңгезче язы

Ак болытлар йөзә,
Кош юллары уза,
Фирүзәдәй күкне күзәтәм,
Сезнең якка, дуслар,
Туган якка, дуслар,
Кәрван-кәрван кошлар озатам.

Саубуллашу вальсы (беренче вариант)

Ак алъяпкычларда ак канат,
Күңел оча, гүя, акчарлак.
Ак канат иңнәрдә,
Җилферди җилләрдә,
Күңел оча ерак җирләргә.

Тормыш, исәнме!

Бу язда да, тагын бу язда да
Шомырт чәчәкләрен иснәдем.
Чәчәк алып килде бу кем дисәм,
Син икәнсең, Тормыш, исәнме!