Синнән икән

Шатлыкларым синнән булган икән,
Синнән килгән миңа яктылык.
Сине уйлый-уйлый бу дөньяда
Эшләгәнмен күпме яхшылык!..

Борчуларым синнән булган икән,
Синнән капкан утта янганмын.
Әрсезлеге кыса сулышымны
«Матурлар күп» дигән ялганның.

Тамырларым синдә булган икән,
Сиңа да соң минсез читенме?
Көн үткәрәм кояш тотылганда
Шиңеп калган чәчәк шикелле.

Оставьте комментарий