Синсез яши алмыйм

Бер караштан, бер күрүдән,
Мин сиңа гашыйк булдым,
Сөю утларында янып,
Чәчкәләрдәй мин сулдым.

Сиңа дигән хисләремне,
Җырга салмый түзә алмыйм,
Ишетсен әйдә бар донья,
Синсез яши мин алмыйм.

Яннарымда син булмасаң,
Доньяларым күңелсез.
Өзгәләнә, телгәләнә,
Минем йөрәгем синсез.

Сиңа дигән хисләремне,
Җырга салмый түзә алмыйм,
Ишетсен әйдә бар донья,
Синсез яши мин алмыйм.

Син бәйләдең күңелемне,
Син диеп дәшә йөрәк,
Яшәр өчен парлы булып,
Миңа бары син кирәк.

Сиңа дигән хисләремне,
Җырга салмый түзә алмыйм,
Ишетсен әйдә бар донья,
Синсез яши мин алмыйм.

Сиңа дигән хисләремне,
Җырга салмый түзә алмыйм,
Ишетсен әйдә бар донья,
Синсез яши мин алмыйм.

Оставьте комментарий