Салават җыры

Язгы җилләр исә канат жилпеп,
Күңелләрдә кала эзләре.
Синдә генә таптым
Язгы күктәй якты,
Җанга рәхәт биргән күзләрне.
Язгы кояш якты нурын сибә,
Йөрәкләргә төшә яктысы.

Синдә генә, иркәм,
Язгы көндәй күркәм,
Нурлар сипкән күнел яктысы.

Язгы яңгыр тәрәзәмне кага,
Йөрәкләргә тирән моң сала.
Язлар үтә, үтә,
Язлар үткән саен
Мәхәббәтем минем яңара.

Оставьте комментарий