Хатлар аша
Төштә күргән кебек булдым,
Төшкә кергән кебек булдың.
Ни күреп калдым икән?
Син гади танышым микән,
Бәхетем, шатлыгым микән,
Сагышым, кайгым микән?
Төштә күргән кебек булдым,
Төшкә кергән кебек булдың.
Ни күреп калдым икән?
Син гади танышым микән,
Бәхетем, шатлыгым микән,
Сагышым, кайгым микән?
Җилбер-җилбер җил исә,
Гөл сабагын җил кисә.
Җилгә сәлам әйтер идем,
Сөйгәнемә җиткерсә.
Көянтәләр асып су юлыннан,
Син беренче тапкыр атладың.
Изге чишмә сукмагыннан гына,
Алап тормыш юлын башладың.
Урманнарга барсаң, миңа да әйт,
Юлларыңа гөлләр сибәрмен.
Сиңа булган кайнар хисләремне
Кош телләре белән сөйләрмен.
Чәчләремне шаян җилләр
Уйнап сүтәләр;
Тын дулкыннар йөрәгемне
Назлап үтәләр.
Бер тугандай дусларым бар
Яркәй — Илеш ягында.
Сөйләшеп серебез бетми
Без очрашкан чагында.
Кайгы-сагыш какса тәрәзәңне,
Авыр булса беркөн яшәргә…
Исләреңә төшер мин барлыкны,
Ирек бирмәм түбән төшәргә.
Карт тирәкләр сорый: «Төн йокламый,
Ни уйлыйсың болай сеңелем?»
Мин үзем дә белмим, нәрсә булды,
Ниләр уйлый минем күңелем?
Кошлар ерак киткәч,
Салкын җилләр искәч,
Башын ия көзге чәчкәләр.
Сиңа көзләр түгел,
Язлар килер идем,
Әгәр сине көтә дисәләр.
Синең яктан кояш чыга,
Синең яктан килә нурлар,
Нурлар белән бергә туа
Йөрәгемдә моңлы җырлар.