Ярату (беренче вариант)
Минем өчен генә тудыңмы син,
Минем өчен генә үстең ме?
Минем өчен, мәллә, минем өчен,
Башка галәмнәрдән күчтеңме?
Минем өчен генә тудыңмы син,
Минем өчен генә үстең ме?
Минем өчен, мәллә, минем өчен,
Башка галәмнәрдән күчтеңме?
Дөньяда бар назлы, җылы сүз,
Иң матур, татлы сүз,
Ишетәсең киләме, җаным?
Ул шундый серле, тылсымлы сүз,
Хәтта ялкынлы сүз,
Аны әйтәм тик сиңа тагын.
Гомерем агышларымнан,
Таптым да, югалттым да.
Өзелеп сөйгән ярларны,
Ярамый югалтырга.
Бәлки яшьлеккә кайтудыр,
Яңадан кабынудыр.
Кабатланмый торган, үткән
Елларны сагынудыр!
Син киттең мине калдырып,
Яшли сөйгән ярым.
Ник төннәргә алыштырдың
Алсу аткан таңымны.
Туйдырды пыскып яшәүләр,
Янып-көясем килә.
Янып-көясем килә лә,
«Бәгърем» диясем килә.
Күңелем белән һаман сине көтәм,
Йөрәгем тик сиңа бәйләнгән.
Салкын көздә көтә-көтә арып,
Кисәк-кисәк бозга әйләнгән.
Зәңгәр күктә болыт елгалары,
Ага-ярлары булмаса да,
Күп кешеләр (бик күпләре) яши бу дөньяда,
Сөйгән парлары булмаса да.
Язлар белән син килерсең төсле,
Мин язларга шундый ышанам.
Язлар җитсә, ташый мәхәббәтем,
Язлар җитсә, ташый мәхәббәтем,
Минем күңел язга охшаган.
Әллә язмыш булган,
Әллә ялгыш булган,
Салкын кышны безнең очрашу.
Зинһар, үзең аңла,
«Дус-дошманнар» аша
Хәлемне, кирәкми, сорашу.