Хат ташучы җыры

Җилбер-җилбер җил исә,
Гөл сабагын җил кисә.
Җилгә сәлам әйтер идем,
Сөйгәнемә җиткерсә.

Җилбер-җилбер җил үтә,
Чәч толымын җил сүтә.
Җил аркылы сәлам әйтсә,
Сөйгәнемнән шул җитә.

Җилбер-җилбер җилләрем,
Матур туган җирләрем.
Туган илдә сагынып көтә
Нечкә билле чибәрем!

Җил искәнен ишетсәм, мин
Җыр җырламый түзәлмим.
Җырлаганда сөйгәнемне
Телгә алмый түзәлмим.

Оставьте комментарий