Илеш — Дүртөйле арасы

Бер тугандай дусларым бар
Яркәй — Илеш ягында.
Сөйләшеп серебез бетми
Без очрашкан чагында.

Илеш — Дүртөйле арасы
Бер карыш җир барасы.
Шул юлларда гына табам
Сагышларым дәвасын.

Бу сезнеке, безнеке дип,
Юк безнең җир бүлешкән.
Дүртөйлеләр кочып ала
Кем килсә дә Илештән.

Дүртөйле — Илеш арасы
Бер карыш җир барасы.
Күңелләргә шатлык өсти
Шул дусларның карашы.

Базы күпме ураса да
Кушыла Агыйделгә.
Безнең кебек пар килгәнне
Табалмассыз бер илдә.

Илеш — Дүртөйле арасы
Бер карыш җир барасы.
Илештәме, әллә инде
Дүртөйледә каласы.

Дүртөйледә, әллә инде
Илештәме каласы,
Илештәме, әллә инде
Дүртөйледә каласы.

Оставьте комментарий