Лира җыры

Карт тирәкләр сорый: «Төн йокламый,
Ни уйлыйсың болай сеңелем?»
Мин үзем дә белмим, нәрсә булды,
Ниләр уйлый минем күңелем?

Карт тирәкләр әйтә: «Җидегән йолдыз
Сүнәр инде, йокла, сеңелем…»
Минем өчен яңа йолдыз балкыр,
Юк, сүрелмәс минем күңелем.

Карт тирәкләр тына: «Без йоклыйбыз,
Хәерле төн сиңа, сеңелем…»
Шикләнүләр, уфтаналар белән
Үз йолдызын көтә күңелем…

Оставьте комментарий