Очрарсың кебек юлымда…

Авыр мизгелләрне кичергәндә
Тәрәзәдә була күзләрем…
Ак кәгазьгә төшә шигырь булып
Аерылганда әйткән сүзләрең.

Йөрим шау чәчәкле болыннарда
Җырлыйсылар килә, валлаһи!
Исән чакта гизик дөньяларны —
Укенече бездән калмасын!

һаваларда зил-зиләләр купса,
Мин дә ярсыйм, мин дә шашынам.
Ярларыннан ташкан дәрья сыман
Күз күрмәгән якка ашкынам.

Йөрим шау чәчәкле болыннарда
Җырлыйсылар килә, валлаһи!
Исән чакта гизик дөньяларны —
Укенече бездән калмасын!

Мин җиһанның гади мосафиры
Сәяхәттә кайныйм, елыйм да…
Тагын бер борылыш — ә аннары —
Очырарсың кебек юлымда.

Йөрим шау чәчәкле болыннарда
Җырлыйсылар килә, валлаһи!
Исән чакта гизик дөньяларны-
Укенече бездән калмасын!

Оставьте комментарий