Партия турында җыр

Яши идек без,
Белми илдә ирек,
Сулган гөлләр кебек,
Сусап суларга.
Син, Партиябез,
Күрсәттең юл безгә
Дуслар белән бергә
Ирек яуларга.

Изгә эшем

Туган илем, минем туган халкым,
Сезне генә көн-төн уйлыймын:
Сез исән-сау икән, мин дә исән һәм сау,
Авырсагыз, мин дә аврыймын.

Гомеремне, бөтен иҗатымны
Сезгә хезмәт белән бизәрмен;
Шушы юлда нинди газап һәм михнәтләр
Кичерсәм дә, ләкин түзәрмен.