Синең турыңда

Иртәнге чык чишмәләргә
Моң булып тамса,
Кыр чәчәкләре алланып
Бөресен ачса,
Зәңгәр күктән җыр агылса
Кояш нурында,
Бар гүзәллек сөйли кебек
Синең турында.

Исемеңне яздым…

Исемеңне яздым, исемеңне
Бакчабызда, тәрәз каршында.
Исемеңне яздым, гөлләр чәчтем,
Сулар сиптем язлар башында.

Онытмадым сине, авылым

Күңелемә дәва кебек була
Көндә сине искә алуым,
Нишләр идем әгәр бу дөнъяда
Син булмасаң, туган авылым?!