Синең түган көнең

Чакырырсың дип көтсәм дә,
Үзем килдем, түзмәдем.
Елны елга ялгый-ялгый,
Гомер үткән — сизмәдем.

Туган көн — гомер бәйрәме,
Туган көн — изге көн ул.
Сәламәт бул, кайгы күрмә,
Барчабыздан теләк шул.

Бүген синең туган көнең,
Сөекле кешем минем.
Киләчәгең бүгенгедәй
Матур булсын, кадерлем.

Туган көн — гомер бәйрәме,
Туган көн — изге көн ул.
Сәламәт бул, кайгы күрмә,
Барчабыздан теләк шул.

Кызганыч та, куаныч та
Гомерләрнең үтүе.
Бераз ямансу булса да,
Бәхет — бәйрәм итүе.

Туган көн — гомер бәйрәме,
Туган көн — изге көн ул.
Сәламәт бул, кайгы күрмә,
Барчабыздан теләк шул.

Оставьте комментарий