Хәсәншәех авылы көе

Хәсәншәех — җырга лаек
Кырлар, урманы белән.
Хәсәншәех — җырга лаек
Данлы уллары белән.

Әй авылым Хәсәншәех,
Сүнмәс нур, изге чишмә.
Сөйгән ярым, мине ташлап
Авылымнан син китмә.

Хәсәншәех, халкың лаек
Кадер-хөрмәт һәм данга.
Кышың, язың, җәең, көзең,
Һәр җирең якын җанга.

Әй авылым Хәсәншәех,
Догаңнан мәхрүм итмә.
Сине сагынып тау астында
Моңлана бер саф чишмә.

Кайсы юлдан китсәм дә мин,
Кайту юлын ялгышмыйм.
Нинди җырлар җырласам да,
Авылыма багышлыйм.

Әй авылым Хәсәншәех,
Сүнмәс җыр, изге чишмә.
Сөйгән ярым, мине ташлап
Авылымнан син китмә.

Әй авылым Хәсәншәех,
Догаңнан мәхрүм итмә!
Сине сагынып тау астында
Моңлана бер сай чишмә.

Оставьте комментарий