Озатсыннар иде

Кояшлар да баер, атар таңнары да,
Ерагаер безнең аралар.
Әмма юллар кая илтсәләр дә,
Синең күзләр озата баралар.

Озатсыннар иде алар мине
Бәхет юлларыннан офыкка.
Син юллаган якты юллардан мин
Армас идем күпме барып та.

Оставьте комментарий