Сиңа юллар идем
Ал таң нурын сиңа юллар идем,
Күзләремнән үбеп уятсам,
Шул чак мине исләреңә төшереп
Күңел кылларыңны уятса…
Күңел кылларыңны уятса.
Ал таң нурын сиңа юллар идем,
Күзләремнән үбеп уятсам,
Шул чак мине исләреңә төшереп
Күңел кылларыңны уятса…
Күңел кылларыңны уятса.
Авыл өсләрендә айлы кичтә
Безнең дә бар иде пар йолдыз.
Аерылмабыз кебек иде һич тә
Бүген килеп нигә мин ялгыз?
Гел уемда, һаман уемда
Атлар уйный урман буенда,
Әйтерсең лә сабан туенда —
Сагынуга дәва юк икән.
Сагынырсың минем кулларымны,
Үткәнеңне уйлап әченсәң,
Миннән башка бер кем шулай назлап
Сөймәгәндер йомшак чәчеңнән.
Сагындырдың, туган ягым,
Күптән синдә булганнарым.
Мин сиңа кайттым, сагынып кайттым.
Яшьлек учагы үзенә таррты.
Безнең учакта ут калган әле,
Син дә ялгыз бит, кит, димә, яме.
Без үстергән миләш
Һаман бөдрә, көләч,
Яфрак яра, яфрак — син киткәч.
Аңламыймын һич, һич —
Яфрак яра ничек,
Ничек яфрак яра син киткәч?
Килерсең әле, килерсең
Мин торган урамнарга.
Йөрерсең әле, йөрерсең
Карларда, бураннарда.
Әллә кемнәргә табындың,
Әллә кемне әзләдең.
Әллә күпме яратсам да,
Кадеремне белмәдең.
Басудагы полосаны
Никтер урман димиләр,
Синең шомырттай күзләрең
Төн йокысы бирмиләр.
Я бозлы суга саласың,
Я утта яндырасың,
Я күккә алып очасың,
Я ташлап калдырасың.