Басудагы полосаны
Никтер урман димиләр,
Синең шомырттай күзләрең
Төн йокысы бирмиләр.
Я бозлы суга саласың,
Я утта яндырасың,
Я күккә алып очасың,
Я ташлап калдырасың.
Безнең инешнең ярына
Оя корган карлыгач.
Карлыгачта хәбәрем юк,
Янымда син булмагач.
Я бозлы суга саласың,
Я утта яндырасың,
Я күккә алып очасың,
Я ташлап калдырасың.
Авыл артындагы тауның
Итәге тулы җиләк.
Төшемдә син — акбуз аты,
Өстеңдә ап-ак күлмәк.
Безнең инешнең ярына
Оя корган карлыгач.
Карлыгачта хәбәрем юк,
Янымда син булмагач.