Сагынырсың (беренче вариант)

Сагынырсың минем кулларымны,
Үткәнеңне уйлап әченсәң,
Миннән башка бер кем шулай назлап
Сөймәгәндер йомшак чәчеңнән.

Сагынырсың минем эзләремне,
Минсез үтәр бер чак елларың.
Үзем, күзем, сүзем, эзем булып
Калыр сиңа бары җырларым.

Сагынырсың минем күзләремне
Йөрәгеңдә йолдыз кабызган.
Миннән башка булмас инде сиңа
Гомер буе тогры табынган.

Сагынырсың минем эзләремне,
Минсез үтәр бер чак елларың.
Үзем, күзем, сүзем, эзем булып
Калыр сиңа бары җырларым.

Сагынырсың минем сүзләремне,
Юк, аларны хәтерең югалтмас.
Миннән башка сине бер кем шулай
Өнсез, сүзсез генә юатмас.

Сагынырсың минем эзләремне,
Минсез үтәр бер чак елларың.
Үзем, күзем, сүзем, эзем булып
Калыр сиңа бары җырларым.

Оставьте комментарий