Мин сиңа кайттым

Мин сиңа кайттым, сагынып кайттым.
Яшьлек учагы үзенә таррты.
Безнең учакта ут калган әле,
Син дә ялгыз бит, кит, димә, яме.

Чит җиргә бүтән озакка китмәм.
Күңел шулкадәр сагынган икән.

Изге хисләрен без бергә чакның,
Һич югалтмыйча, мин сиңа кайттым.
Күңелем шул ук — җырлар бәйләме,
Каршы ал әле, кит, димә, яме.

Чит җиргә бүтән озакка китмәм.
Күңел шулкадәр сагынган икән.

Юллар бормалы, берни сорама,
Ниләр булган, дип инде юрама.
Барын да өзеп ташлар көч таптым,
Килче яныма, мин сиңа кайттым.

Чит җиргә бүтән озакка китмәм.
Күңел шулкадәр сагынган икән.

Оставьте комментарий