Үпкәләмә (өченче вариант)
Үпкәләмә миңа, үпкәләмә,
Үпкәлә син көзге җилләргә.
Миңа кала бары сагышлысы, —
Уйларымны җилләр җилгәрә.
Үпкәләмә миңа, үпкәләмә,
Үпкәлә син көзге җилләргә.
Миңа кала бары сагышлысы, —
Уйларымны җилләр җилгәрә.
Үрмәгөлләр бөредә,
Язлар ямьгә төренә.
Мәхәббәтең үрмәгөлдәй
Йөрәгемә үрелә.
Төнге урам буйлап
Төрле уйлар уйлап,
Җитәкләшеп күпме йөрсәк тә,
Әллә онытылып,
Бер үкенеч булып
Әйтер сүзем калды йөрәктә.
Үткәннәргә еллар аша карыйм,
Әниемнең яшь чакларын күрәм.
Чәчләремне сыйпап — сыйпап тарый,
Толымнарга ал тасмалар үрә.
Китәм, диеп ник әйтәсең,
Күңелгә сагыш салып?
Китсең алып китәсең бит,
Ярты йөрәгем алып.
Өй алдында өянкеләр,
Тупыллар исән әле.
Үткәреп үзәкләренә
Җилләр дә исә әле.
Бу дөнъяны өзелеп яратам мин,
Көтеп алам һәр көн иртәсен.
Килә минем туган илкәемне
Әкиятләрдән күркәм итәсе.
Кем иртәрәк, кем соңрак…
Беркем мәңгелек түгел.
Барыбыз да бер китәбез,
Калдырып дөнья йөген.
Хәлләрегез ничек дидем,
Уйнап әллә, шаярып?
Сер бирергә һич җыенмим,
Яшимен гөрләп, янып.
Кузгала поезд кузгала
Аерылабыз мин китәм
Юллар кавыштырган иде
Юллар аера икән.