Аерылышу

Аерылабыз мин китәм
Юллар кавыштырган иде
Юллар аера икән.

Эй, язмыш ник аерасың,
Аерылмас чакларымда?
Гомерлеккә калдырсаңчы
Кайнар кочакларында.

Тәрәзәдә авыр чыклар
Көздәр дә үксеп елый
Күк йөзләрен болыт сырган
Җилләр дә авыр сулый.

Эй, язмыш ник аерасың,
Аерылмас чакларымда?
Гомерлеккә калдырсаңчы
Кайнар кочакларында.

Кузгала поезд кузгала
Китәм бит инде китәм.
Әй бу язмыш дигәннәре
Бигрәк рәхимсез икән.

Эй, язмыш ник аерасың,
Аерылмас чакларымда?
Гомерлеккә калдырсаңчы
Кайнар кочакларында.

Оставьте комментарий