Әниемнең йомшак куллары

Әниемнең яшь чакларын күрәм.
Чәчләремне сыйпап — сыйпап тарый,
Толымнарга ал тасмалар үрә.

Шул чаклардан бик күп җилләр исте,
Чыкты язмыш аерым яшәргә.
Күптән инде толымнарны кистем,
Энҗе карлар яуды чәчләргә.

Хәзер әнием синең газиз балаң
Оныгыңның тарый чәчләрен.
Аңа карап сине искә алам,
Күзләремнән тама яшьләрем.

Булды инде түктем яшьләремне,
Тормышның бит авыр юллары.
Авыр чакта сыйпый чәчләремнән
Әниемнең йомшак куллары.

Оставьте комментарий