Син белмисең инде мине
Син белмисең инде мине.
Син күрмисең инде мине.
Белергә дә теләмисеңдер.
Күрмәсәң һәм ишетмәсәң,
Тиңсенмәсәң, иш итмәсәң,
Югалыр ул күздән, дисеңдер.
Син белмисең инде мине.
Син күрмисең инде мине.
Белергә дә теләмисеңдер.
Күрмәсәң һәм ишетмәсәң,
Тиңсенмәсәң, иш итмәсәң,
Югалыр ул күздән, дисеңдер.
Бу дөнъяда син булмасаң
Бер минут тормас идем.
Синсез яшәү мәгнәсе дә,
Һич кенә булмас иде.
Болыннарда күпме гөлләр тибри,
Сокланмассың шуңа ничек син?
Болыннарга чыгып сызгыр әле,
Болындагы гөлләр ишетсен.
Мәхәббәттән өмет өзгән чакта
Синең белән нигә кавыштым?
Сау бул инде, шушы кавышуым
Булса иде соңгы ялгышым.
Кушылып шауладым көзнең
Сары бураннарына:
Яфрак булып сибелдем
Авыл урамнарына.
Салават батыр һәйкәле,
Янында көтәм сине.
Йолдыз уты кебек сүнмәс,
Сиңа аңлатыр хисем.
Сагындырдың, иркәм,
Көтәм сине,
Күз нурымны сибеп җан-якка.
Уйланамын, нигә кайтмый, дип,
Тагы калып кайгы-сагышка.
Синсез үткән гомерләрем,
Гел кояшсыз көннәрем.
Йөрәгемдә һич тынгы юк,
Кар-буранлы көннәрем.
Тынгы бирми тынгы бирми
Сине сагынуларым,
Үзәкләрне өзә инде
Син дип сызлануларым!
Ник очрадың кабат юлларымда
Онытылып барган чагында?
Елмаюың нигә бүләк иттең,
Наз өрмәгәч керсез җаныма?