Ык сулары
Ык суларын кичтем таңнарда,
Ык суларын сиптем талларга.
Истәлегем булып үссеннәр
Сагынганда кайтып карарга.
Ык сулары вак-вак дулкынлы,
Ык сулары тирән упкынлы.
Ык суларын ятып эчмәсәм,
Баса алмам йөрәк утымны.
Ык суларын кичтем таңнарда,
Ык суларын сиптем талларга.
Истәлегем булып үссеннәр
Сагынганда кайтып карарга.
Ык сулары вак-вак дулкынлы,
Ык сулары тирән упкынлы.
Ык суларын ятып эчмәсәм,
Баса алмам йөрәк утымны.
Нәрсә булды йөрәгемә,
Сөйми, көнләми иде.
Ут йоткан чакларымда
Болай дөрләми иде.
Авыл үрен менеп җитәр-җитмәс
Күз алларым китте яктырып.
Әй Минзәләм, туган йортым кебек
Син торасың үзеңә чакырып.
Кыр казлары оча җылы якка,
Күз күрмәгән ерак җирләргә.
Тын һавада моңсу тавышлары
Сәлам булып җилдә тирбәлә.
Болыннарда күпме гөлләр тибри,
Сокланмассың шуңа ничек син?
Болыннарга чыгып сызгыр әле,
Болындагы гөлләр ишетсен.
Картлар яткач, ай калыккач,
Турыгыздан үткәлим.
Ник тәрәзәң пәрдәләрен
Күтәрмисең? Үпкәлим!
Таннар беленә икән,
Таллар бөредә икән. Эх!
Тан нурлары бөредәге
Талга эленә икән.
Син әле йоклыйсың, кызым,
Тәмле төш күреп.
Таң җилләре назлый сине
Бүлмәңә кереп.
Уйный алар парлап үргән
Толымыңны сүтеп.
Уяныр, дип, курчакларың
Утыра көтеп.
Иркәләрсең син аларны
Әкият сөйләп…
Күгәрченнәр гөрли сиңа,
Тыныч көн теләп.