Кушылып шауладым көзнең
Сары бураннарына:
Яфрак булып сибелдем
Авыл урамнарына.
Җир өсләрен сыйпап исте
Көзнең шаян җилләре;
Серләреңне ачты миңа
Синең яннан килгәне.
Сөйли белгәнсең, җилләрне
Аңлыйсың микән үзең?
Йөрәгем аша үтә бит
Бөтен җилләре көзнең.