Сагындырдың, иркәм,
Көтәм сине,
Күз нурымны сибеп җан-якка.
Уйланамын, нигә кайтмый, дип,
Тагы калып кайгы-сагышка.
Сагындырдың иркәм!
Шуңа микән
Күңел тулып йөрәк сызлана.
Күзләремә бөртек яшьләр килә,
Сагышлардан йөзем саргая.
Сагындырдың, иркәм, —
Түзәм әле,
Күңелем башкаларга бирелмәс.
Сине көтеп яшьлек мәхәббәтем
Кара җиргә керми сүрелмәс.