Йөрәк

Ертып ачтым күкрәгемне,
Йолкып алдым йөрәгемне
Һәм йомарлап учларыма,
Илттем аны дусларыма.
Илттем аны сиңа, җаным.
Тик күрмәдең нигә, җаным?

Йөрәгемә куштым

Йөрәгемә куштым башка сине яратмаска,
«Синең зәңгәр күзләрең!» — дип җанатмаска.
Юк кирәкми зәңгәр күзләр ,ялган күзләр
Сине күрмичә дә түзәр җаным түзәр, түзәр.

Чакырмасын мине ай кызы

Серләремне йолдызларга сөйләп
Хыялымны җилгә тараттым.
Мин айдагы Зөһрә кызны түгел,
Җирдәгесен — сине яраттым.

Хисләремдә гөлләр тибрәлә

Йөрәгемә тиң ярымны эзләп,
Әзер идем еллар көтәргә.
Назлы хисләр, яшел яфрак булып,
Бөтерелә сары көзләрдә.