Онытмыйм (Онытмам)

Сандугачымны очырдым,
Былбыл тоталмам инде.
Син онытсаң-онытырсың,
Мин оныта алмам инде,
Мин оныта алмам инде.

Онытасым килми

Тик бер генә көлеп дәшкән идең,
Истәлеге калды озакка.
Онытканнар мине онытсыннар,
Ә мин риза татлы газапка.

Оныт мине…

Оныт мине әгәр булдыралсаң,
Оныт сине өзелеп сөйгәнне.
Киткән юлларыңнан күз алалмый
Кайтыр микән диеп көйгәнне
Оныт, оныт сине сөйгәнне.

Миләш (икенче вариант)

Язлар җиткәч утыртым мин
Өй артына бер миләш.
Күңелләрем юксынганда
Бирче миңа, бирче бер киңәш.
Бирче миңа, бирче бер киңәш.

Каеннар арасында

Ак каеннар арасына,
Ак каеннар янына
Кереп киттең син йөгереп,
Әй кагына-кагына.
Сылу сының, ак күлмәгең —
Син аклыкка күмелдең.
Күзләремә син үзең дә
Каен булып күрендең.

Кабатланмас яшьлек

Әллә инде яшьлек кабатланмас,
Кире кайтмас гүзәл чор микән?
Искә төшкән саен, бәгырьләрне,
Үзәкләрне өзәр җыр микән?

Йөрәк дәшә

Икәү бергә йолдыз санадык без,
Каршы алдык бергә таңнарны.
Оныт, дисең, аңла мине, дисең…
Мин аңлармын… Йөрәк аңлармы?..