Йөрәк

Ертып ачтым күкрәгемне,
Йолкып алдым йөрәгемне
Һәм йомарлап учларыма,
Илттем аны дусларыма.
Илттем аны сиңа, җаным.
Тик күрмәдең нигә, җаным?

Хурланып мин шул чак бик тә,
Йөрәгемне аттым күккә,
Очты йөрәк, очты йөрәк
Йолдызлардан биегерәк.

Җаным! Әгәр чыксаң тышка
Таңын, кара көнчыгышка,-
Бер йолдыз анда нур сипсә,
Һәм хисләрең дөрләп китсә,
Бел: бу йолдыз — минем йөрәк,
Тик инде ул биегерәк.

Оставьте комментарий