Йөрәк

Ертып ачтым күкрәгемне,
Йолкып алдым йөрәгемне
Һәм йомарлап учларыма,
Илттем аны дусларыма.
Илттем аны сиңа, җаным.
Тик күрмәдең нигә, җаным?

Гомеркәйләр аз гына

Чишмә җырлый,
Чалгы чыңлый,
Сулыр һава бал гына;
Бел кадерен җәйләреңнең,
Бел кадерен җәйләреңнең,
Җәй — кәккүкле таң гына,
Җәй — кәккүкле таң гына, таң гына.

Бәйрәм җыры (икенче вариант)

Алтын туйлы бәйрәм бүген,
Дуслар җыелган бергә.
Уйларым китә әйләнеп
Үткән озын гомергә.
Яулык болгый ераклардан,
Яшьлегем тирәкләре.
Хәтерләтеп үтәннәрне
Җилкетә йөрәкләрне.