Тузганаклар
Болын тулы моңсу тузганаклар,
Әйтерсең лә келәм җәйгәннәр.
Күз алдыма килә, төшләремә керә,
Икәү бергә йөргән җәйләүләр.
Болын тулы моңсу тузганаклар,
Әйтерсең лә келәм җәйгәннәр.
Күз алдыма килә, төшләремә керә,
Икәү бергә йөргән җәйләүләр.
Телимен мин матурлыкка
Синең күзләр белән карарга.
Анда яктылык дөньясы —
Искиткеч моң мөмкин табарга.
Тимим күңелемә,
өзгәләнсен, янсын!
Кеше кайчак үзен
кичерә дә алсын.
Хисләрем ярсысын,
уйларым ташысын,
зиһенем чуалсын,
җан изрәп талсын…
…Ә безнең мәхәббәт,
сагышлы мәхәббәт,
каргышлы мәхәббәт
җыр булып калсын.
Яшел яз җиткәч,
Чәчәкләр аткач,
Юлларымда ин сине очраттым,
Сөңге бозлардан тамчы коела,
Тал бөресенә кошлар сыена;
Тамчы гөлләрдәй сылу елмая,
Ашкына күңел, белмим мин, кая.
Бер кем сине миндәй яратмас,
Бер кем сиңә миндәй җан атмас.
Айлы кичләр, кайнар хисләр,
Сөю килде безгә дә.
Сөю синдә, сөю миндә,
Сөю икебездә дә.
Сөю синдә, сөю миндә,
Сөю икебездә дә.
Сөю синдә, сөю миндә,
Сөю икебездә дә.
Бу дөньяда берни яңа түгел,
Бер-бер артлы бар да кабатлана.
Кабатлана көзнең салкыннары,
Һәм җилбәзәк яз да кабатлана…
Сөйләмә син миңа
Мәхәббәт турында,
Ышандыр иң элек талларны.
Ә миңа тал сөйләр аннары, —
Ышандыр иң элек талларны.
Сине сөя башладым,
Башкаларны ташладым.
Сиңа кадәр үземә тиң
Якын ярны тапмадым.