Чакырмасын мине ай кызы

Серләремне йолдызларга сөйләп
Хыялымны җилгә тараттым.
Мин айдагы Зөһрә кызны түгел,
Җирдәгесен — сине яраттым.

Чакырмасын мине йолдызлар да,
Ай кызы да үзенең янына.
Мәхәббәтне күктән эзләмиләр,
Җан сөйгән яр җирдә табыла.

Карашыңның тик бер тамчысы да
Күңелемне җитә нурларга.
Син җырласаң моңлы тавышыңны
Сандугачлар килә тыңларга.

Чакырмасын мине йолдызлар да,
Ай кызы да үзенең янына.
Мәхәббәтне күктән эзләмиләр,
Җан сөйгән яр җирдә табыла.

Язмышларга зарланырлык түгел,
Биргән алар безгә тиешен.
Тормыш юлларыннан атлау җиңел
Бергә кушсаң йөрәк тибешен.

Чакырмасын мине йолдызлар да,
Ай кызы да үзенең янына.
Мәхәббәтне күктән эзләмиләр,
Җан сөйгән яр җирдә табыла.

Оставьте комментарий