Йөрәктә коен

Нигә сандугач моңнарын
Отуы чиксез кыен?
Отып алыр идем бәлки,
Йөрәктән чыкса коен.

Кушымта:
Кайчан, кайдан керде икән
Йөрәккә коен?
Шул тирәдә һәр төнемдә
Урала уем.

Җанлы моңнарың, сарыкай,
Йөрәктә коен нигә?
Әллә синең барлык моңың
Коеннан тора микән?..

Кушымта.

Җиңел булмагач, оталмам,
Сызлана шуңа күңел.
Сайрар булам һәр таңнарда —
Үзем сандугач түгел.

Кушымта.

Оставьте комментарий